- аң
- 1. Кешегә хас буларак, чынбарлыкны фикерләп кабул итү, уйлый белү сәләте. Дөньяга караш, иҗтимагый тормыш барышын төшенү 2. филос. Кеше миендә чынбарлыкның, кешенең барлык психик эшчәнлегенең чагылыш процессы. Кешеләрнең психологиясе, политик, философик һ. б. карашлары 3. Аек караш, акыл; белем, аң-белем
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.